Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Самара өлкәсе Җиңү көненә багышланган халык җыр акциясендә катнашты.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы елында Идел буе федераль округында яшәүчеләрне берләштергән «Безнең Җиңү көне» җыр марафонына29 апрельдә Самара өлкәсе дә кушылды.

 

 «Безнең Җиңү Көне» Идел буе федераль округы җыр марафонына старт Мордовия Республикасында бирелде. Республика һәм өлкә иҗат коллективларының җырлары 25 апрельдән Җирле һәм федераль телеканалларда һәм радиостанцияләрдә  #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештеглары астында социаль челтәрләрдә трансляцияләнә. Һәр көнне акциягә яңа төбәк кушыла, ә Җиңү көнендә, 9 майда, легендар җыр  зәлеге марафонда катнашкан барлык музыка коллективлары башкаруында яңгыраячак.

Идел буе федераль округы төбәкләрендә иҗат коллективларының чыгышлары 2020 елның февраль – март башында, коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә, Россиядә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче үк язылган иде. Һәм бүген, чикләү чаралары шартларында, иң яраткан җырларның берсен бу рәвешле башкару Идел буе федераль округы халыклары арасында    аеруча популярлаша.

Самара өлкәсеннән проектта легендар иҗат коллективы – П.М. Милославов исемендәге Идел буе рус халык хоры вәкилләре катнашты.

"Идел буе дәүләт рус халык хорының бөтен эшчәнлеге 65 елдан артык инде   патриотик тәрбия бирүгә һәм мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән, - ди башкаручыларның инициативасы турында коллектив директоры Виталий Натаров. - Нәкъ менә шуңа күрә артистлар җыр марафонында катнашуны үз бурычы дип санадылар. Без чын-чынлап халык акциясе эстафетасын горурлык белән кабул иттек! Күрше төбәкләрдән килгән якташларыбызга анда катнашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт! Безнең өчен бу дәрәҗә!»

Җиңү көне " –  якты, сүнмәс йолдыз булып, Ватан тарихы күгендә балкып торачак. Идел буе халыклары башкаруында бу бөек җыр миллионлаган россиялеләрне берләштерсен, һәлак булган һәм исән геройлар истәлегенә дан булып яңггырасын!» дип,  Самара җыр акциясендә катнашучылар уртак фикерләрен белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса