Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Салымнан кемнәр азат ителә?

Салым инспекциясе гражданнарга Россия Федерациясе Салым Кодексына 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән "Физик затлар милегенә салым" дигән яңа бүлегенә аңлатма бирүне дәвам иттерә. Бүгенге мәгълүматыбыз милек салымын буенча ташламаларга хокуклары булган затларга (пенсионерларга) кагыла.

Надежда АНДРЕЕВА,
Россия федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы 17 нче районара инспекциясенең салым түләшүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

РФ Заоннары нигезендә билгеләнгән пенсия алучы кеше (пенсионер) түбәндәге милекләргә ия икән, ул милек салымы түләүдән азат ителә:

- квартиры, яисә бүлмәсе булса;

- торак йорты булса;

- гаражы, яисә машина кую урыны булса;

- иҗади остаханә, ателье, студия; дәүләтнеке булмаган музее, галереясы, китапханәсе булса;

- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, дача, хосусый торак төзелеше өчен бирелгән, мәйданы 50 квадрат метрдан артмаган җир кишәрлекләрендә урнашкан корылмалары булса.

Ташлама һәрбер төрдә бер генә объектка билгеләнә. Мисал өчен, пенсионер карамагында квартир, йорт, гараж бар икән, ул бу милекләр өчен салым түләүдән азат ителә. Ә инде аның карамагында, әйтик, өч квартир, йорт бар икән, бу очракта ташлама квартирларның берсенә генә һәм йорт салымына гына ясала.

Салым ташламаларыннан файдалануны сорап язган гаризаны һәм ташламага хокук бирә торган документны (пенсия кенәгәсен) милек урнашкан урындагы салым органына ташламага ия булган милек хуҗасы шәхсән үзе китерергә тиеш.

Игътибар итегез! Әгәр 2014 елның 31 декабренә кадәр 1991 елның 9 декабрендә чыккан "Физик затлар милегенә салым турында"гы 2003-1 нче Закон нигезендә милек салымына ташлама хокукын рәсмиләштергәнсез икән, ташламага хокукны раслый торган документларны һәм гаризаны салым органнарына кабат биреп тормасагыз да була (2014 елның 4 октябрендә чыккан № 284-ФЗ, 3 нче маддә, 4 нче өлеш).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса