«Салют» сәламәтләндерү лагеренда хәрби-патриотик уен оештырылды
Ярышларда 60тан артык бала катнашты.
Бөгелмә районының «Салют» шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда беренче тапкыр Һава-десант гаскәрләренә нигез салынуның 93 еллыгына багышланган «Ратник» хәрби-патриотик уены уздырылды.
Ярышларда 60тан артык бала катнашты. Уен вакытында балалар күтәрү һәм кысу, пневматик коралдан ату, гире спортында, автоматны җыю-сүтүдә һәм җиңел атлетика эстафетасында ярыштылар. Катнашучылар шәхси һәм команда нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Һәр этапта судьялар булып чик буе гаскәрләре ветераннары тора. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде.
Ярышлар мәгариф идарәсе, шәһәр һәм район Советлары депутатлары Альберт Касымов һәм Марат Заһиров, шәхси эшмәкәр Сергей Берестов ярдәме белән оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа