«Салават күпере» журналы нәни дусларына өр-яңа бүләк әзерләде
Зур, матур, мавыктыргыч татарча буягыч.
«Салават күпере» журналы нәни дусларына өр-яңа бүләк әзерләде. Зур, матур, мавыктыргыч татарча буягыч. Ул, һичшиксез, һәр баланың күңеленә хуш килер.
«Буягыч. Кыргый хайваннар» һәм «Буягыч. Йорт хайваннары» гади генә китаплар түгел. Алар ярдәмендә бала: йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр дөньясы белән танышыр; ябыштыргычлар үрнәгендә хайваннарны дөрес итеп буярга өйрәнер; QR-кодлар аша видеолар карап, хайваннар турында кызыклы мәгълүматлар белер; ябыштыргыч хәрефләрдән хайваннарның исемен җыеп, кече яшьтән хәреф танырга өйрәнер; вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерер, игътибарын, иҗади һәм акыл эшчәнлеген арттырыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа