Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Салават Күпере" торак комплексының беренче йортына 12 апрельдә күченә башлаячаклар

13-1 йорты төзелеше төгәлләнгән, йомгаклау нәтиҗәсе алынган. 12 апрельдә Казанның Осиново бистәсендәге "Салават Күпере" торак комплексының беренче йортына күченә башлаячаклар. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде. "Безнең беренче карлыгач - төзелеше төгәлләнгән 13-1 нче йорт ул. 7 апрельдә таләпләргә...

13-1 йорты төзелеше төгәлләнгән, йомгаклау нәтиҗәсе алынган.

12 апрельдә Казанның Осиново бистәсендәге "Салават Күпере" торак комплексының беренче йортына күченә башлаячаклар. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.

"Безнең беренче карлыгач - төзелеше төгәлләнгән 13-1 нче йорт ул. 7 апрельдә таләпләргә җавап бирү турында йомгаклау нәтиҗәсе алынды. 12 апрельдә файдалануга тапшырылу турында акт алу көтелә. Бу көнне үк социаль ипотека хуҗалары, фатир ачкычларын алып, күченә башлаячак», - дип белдерде Гыймаев.

Алексей Анисимов

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса