Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Салават Фәтхетдинов Тинчурин театрындагы яраткан спектакленә шәхси премиясен тапшырды

Тинчурин театры коллективы һәм театрның дуслары белән үткән ике сезонга нәтиҗә ясады.

Салават Фәтхетдинов Тинчурин театрындагы яраткан спектакленә үзенең шәхси премиясен тапшырды.

«Мин театрсыз яши алмыйм. Камал театрымы, Тинчуринмы — мин һәр икесенә дә яратып йөрим. Минем бер нәзерем бар иде. Театрда сезон ябылу көнендә бер спектакль өчен рәхмәт әйтәсем килгән иде. Бу нәзер һәм спектакль дә «Нәзер», — диде җырчы.

Салават Фәтхетдинов Туфан Миңнуллинның «Нәзер» пьесасы буенча куелган спектакльдә уйнаган Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов һәм Рөстәм Гайзуллинны бүләкләде.

Тинчурин театры 87нче сезонын 30 июньдә Туфан Имаметдиновның «Галәм. Әгъләм» спектакле белән япты. Ә 1 июль көнне театр коллективы һәм театрның дуслары белән үткән ике сезонга нәтиҗә ясады.

Театр үзенең уңышларын һәм төрле номинацияләрдә иң яхшы уйнаган артистларын билгеләп узды. Театр белән актив хезмәттәшлек иткән журналистларга да рәхмәт әйттеләр.

Театр колллективын ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, шулай ук, Казан шәһәренең мәдәният идарәсе һәм Вахитов районы үз котлауларын тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса