Сәламәтлекләре чикләнгән бөгелмәлеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттеләр
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасында сугыш геройларын искә алдылар һәм бәйрәм концерты оештырдылар.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү тантанасы Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә оешмасы актлар залында узды.
Тантаналы концертта сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә — сугыш елларында Ватанны саклаган, көчләрен һәм сәламәтлекләрен кызганмыйча Җиңү өчен хезмәт куйган күрү сәләте буенча инвалидларга чиксез рәхмәт сүзләре яңгырады.
Җәмгыятьнең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Артем Пахарев катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котлады. «Яшь Гвардия» активистлары — А.П. Вязьмин исемендәге медицина көллияте студентлары чарада катнашучыларның барысына да Георгий тасмаларын беркеттеләр.
Бәйрәм концерты тамашачыларда бик күп уңай хисләр уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia