Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Саксызлык бәласеме?

5 июнь көнне төнге сәгать 3 тула 5 минутта Бөгелмә шәһәренең 1 нче тыкрыгында янгын чыга. Бер шәхси гараж яну турындагы хәбәр ирешеп, 5 минут вакыт узуга, янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитә һәм алар гараж эченнән куе төтен чыгуын күрәләр. Гаражның ишеге ябык була. Аны ачып кергән янгын сүндерүчеләр...

5 июнь көнне төнге сәгать 3 тула 5 минутта Бөгелмә шәһәренең 1 нче тыкрыгында янгын чыга. Бер шәхси гараж яну турындагы хәбәр ирешеп, 5 минут вакыт узуга, янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитә һәм алар гараж эченнән куе төтен чыгуын күрәләр. Гаражның ишеге ябык була. Аны ачып кергән янгын сүндерүчеләр тумбочка өстенә куеп калдырылган алам-солам чүпрәкнең, ачыктан-ачык янмаса да, төтенләп ятуын күрәләр. Шул ук гаражда машина да тора. Гараж эчен һәм машинаны кара сөрем сара, 2 квадрат метр чамасы урында җиһазга зыян килә.

- Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау бара, - ди Бөгелмә янгын күзәтчелеге өлкән тикшерүчесе Дмитрий Артемьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса