Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районда “Саклану дәресләре” узды

7 октябрь көнне үзәкләштерелгән район клублар системасының халыкка киновидео хезмәте күрсәтү бүлеге коллективы Берёзовка авылындагы күпфункцияле үзәктә кече яшьтәге мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген төшендерү, юлда үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү максатында, "Саклану дәресләре" уздырды. Чарада катнашучылар "тылсымлы автобус"ка "төялеп", кызыклы сәяхәттә булдылар,...

7 октябрь көнне үзәкләштерелгән район клублар системасының халыкка киновидео хезмәте күрсәтү бүлеге коллективы Берёзовка авылындагы күпфункцияле үзәктә кече яшьтәге мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген төшендерү, юлда үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү максатында, "Саклану дәресләре" уздырды.

Чарада катнашучылар "тылсымлы автобус"ка "төялеп", кызыклы сәяхәттә булдылар, юл уңаеннан викторина сорауларына җаваплар бирделәр, темага кагылышлы табышмаклар чиштеләр, юл билгеләрен искә төшерделәр. "Светофорлы тукталыш"та игътибарлылык дәрәҗәсен тикшереп карадылар. Соңгы тукталышта исә балаларны сюрприз көтә иде: юл кагыйдәләренә багышланган мультфильмнар барысына да бик ошады.

Эльвира НУРГАЛИЕВА,

үзәкләштерелгән район клублар системасының халыкка киновидео хезмәте күрсәтү бүлеге методисты.

Наталья Маликова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса