Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сак булыгыз! Һава торышы үзгәрә

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз сайтында шундый мәгълүмат урнаштырды.

Анда 8 гыйнвардан 18.00дән алып 9 гыйнварның 18.00нә кадәр Татарстанда һәм Бөгелмәдә урыны белән көчле кар яву, буран булуы көтелә, юлларда кар көртләре, җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: буран, көчле кар яву, җил юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларына да куркыныч тудыра. Автомобиль йөртүчеләргә юлларда сак булырга, башка машиналарны узарга чыкмаска, тизлекне салмак кына киметергә киңәш итәләр. Пассажирларга исә юлларга чыкмаска, уңайлы, үкчәсез аяк киеме кияргә киңәш ителә. Егылган очракта травмотологлар янга егылырга киңәш итә, чөнки нәкъ менә бу вакытта сынулар, имгәнүләр булмый кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса