Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сак булыгыз: бураннар көтелә!

Синоптиклар якындагы берничә тәүлек эчендә һава шартларының начараюы турында кисәтә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Шулай итеп, бүген, 23 ноябрьдә 500-1000 метрга кадәр кар һәм буран көтелә, көнбатыштан көчле җил (17-22 м/с). Төнлә һава температурасы 6-11 градус, көндез 4-9 градус салкын булачак.
24 ноябрьдә дә Татарстан буенча урыны белән кар һәм буран көтелә. Төньяк-көнбатыштан секундына 19 метрга кадәр көчле җил саклана, төнлә температура 8-13 градуска кадәр, аяз вакытта һәм көнчыгыш районнарда 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез минус 3-8 градус көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре буларга мөмкин.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә, бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса