Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сабантуйлар кайчан булачак?

Сабантуйлар чоры башланды. Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә аны бәйрәм итә башладылар да инде. Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә аны 8 май көнне үк билгеләп үттеләр. Шыгырдан һәм Урмай авылларында исә милли бәйрәмне 28 майда уздырырга ниятлиләр. 14 май көнне Сабан туе Самара өлкәсенең Новокуйбышевск каласында үтәчәк. VII Бөтенроссия авыл Сабан туе 4...

 

Сабантуйлар чоры башланды. Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә аны бәйрәм итә башладылар да инде. Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә аны 8 май көнне үк билгеләп үттеләр. Шыгырдан һәм Урмай авылларында исә милли бәйрәмне 28 майда уздырырга ниятлиләр. 14 май көнне Сабан туе Самара өлкәсенең Новокуйбышевск каласында үтәчәк.

VII Бөтенроссия авыл Сабан туе 4 июньдә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка эшчеләр бистәсендә узачак. Анда Россиянең 58 төбәгеннән 600гә якын кеше катнашуы көтелә. Ульяновск өлкәсе федераль дәрәҗәдәге Сабан туен өченче тапкыр кабул итә.
 
XVI федераль Сабан туе Түбән Новгородта узачак. Татарларның милли бәйрәмен әлеге төбәктә уздыру 15-16 июль көннәренә билгеләнгән.
 
Федераль Сабан туена 2 меңләп рәсми делегат, шулай ук, Россиянең төрле төбәкләреннән 45 меңгә якын кунак килүе көтелә. Сабан туен Түбән Новогород халкы ел саен бәйрәм итә, федераль дәрәҗәдә әлеге җирлектә ул 2005 елда билгеләп үтелгән булган.
 
Татарстанның Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, быел Россиянең 57 төбәгендә барлыгы 248, 28 якын һәм ерак чит илләрдә 74 Сабан туе уздыру ниятләнә. Мисал өчен, Сабан туе 21 май көнне Болгария башкаласы Софиядә, 5 июньдә Швейциянең Женева шәһәрендә узачак.
 
Казанда быел Сабан туе 28 май көнне билгеләп үтеләчәк. Татарстан районнары халкы һәм авылларда милли бәйрәмне 4-5 июнь көннәрендә уздыру планлаштырыла.
 
Шәһри Казан.
 
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса