Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Сабан туен уздыру турында

Татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру турында 2012 елда "Сабан туе" татар халык бәйрәмен оешкан төстә үткәрү максатында һәм "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" ТР Законының 2 нче статьясы нигезендә карар бирәм: 1. Халык теләген, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, "Сабан туе" татар халык бәйрәмен түбәндәге...

Татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру турында


2012 елда "Сабан туе" татар халык бәйрәмен оешкан төстә үткәрү максатында һәм "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" ТР Законының 2 нче статьясы нигезендә карар бирәм:
1. Халык теләген, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, "Сабан туе" татар халык бәйрәмен түбәндәге срокларда уздырырга:
Татарстан Республикасы авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) - 2012 елның 10-12 июнь көннәрендә;
Чаллы шәһәрендә - 2012 елның 16 июнендә;
Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә - 2012 елның 23 июнендә.
2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, җирле үзидарә органнары белән берлектә, бәйрәм чараларын күрсәтелгән срокларда уздыруны оештыруны тәэмин итәргә.
3. Җирле үзидарә органнарына, җәмәгать берләшмәләренә, предприятиеләргә, оешмаларга "Сабан туе" татар халык бәйрәмен әлеге Указда билгеләнгән вакытларда оештыруда актив катнашырга һәм булышлык күрсәтергә тәкъдим итәргә.
4. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.МИҢНЕХАНОВ,
Казан, Кремль, 2012 ел, 05 май.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса