Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны яңа ел корпоративларын тыймаска чакырды

Яңа коронавирус инфекциясен таратуга каршы көрәш чаралары муниципаль хакимият өчен актуаль булып калырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга яңа ел корпоративларын уздыруны чикләмәскә, шул ук вакытта барлык санитария таләпләрен үтәргә өндәде. Бу хакта республика җитәкчесе бүген ТР Муниципаль берәмлекләре Советының XV съездында белдерде.

«Иҗтимагый, мәдәни чараларны без саклану таләпләрен үтәп үткәрәбез. Ләкин бу зур дисциплина таләп итә. Хәзер корпоративлар, төрле чаралар күп булачак. Әйе, аларны уздырырга кирәк. Кешеләрне чикләргә ярамый. Аларның кайдадыр үз өйләрендә җыелулары –  яхшырак, яки Яңа елны мәдәни яктан уздырырга мөмкин булсын өчен шартлар тудыру, моның өчен тиешле бинада барлык саклану кагыйдәләрен үтәргә кирәк», – диде ТР Президенты муниципалитетлар башлыкларына.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Яңа елны бәйрәм итсеннәр һәм куркынычсызлык тәэмин ителсен өчен, гражданнар мәнфәгатьләрен исәпкә алу яхшырак. Кешеләр Яңа елны көтә. Һәм ничек кенә әйтмәсеннәр, кеше барыбер аны бәйрәм итәчәк», – дип дәвам итте ул.

ТР Президенты сүзләренчә, яңа коронавирус инфекциясен таратуга каршы көрәш чаралары муниципалитетлар өчен актуаль булып калырга тиеш. «Контроль чаралар комплексын, шул исәптән санитария таләпләрен һәм чикләүләрне үтәүне тәэмин итү буенча рейдларны дәвам итәргә, халыкны вакцинацияләргә, сәламәтлек саклау учреждениеләренә, медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтергә кирәк», – дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада уздырыла торган эш нәтиҗәсендә Татарстан Covid-19га бәйле вәзгыять буенча Россиянең иң тотрыклы төбәкләренең берсе санала.

«Без үзебез сакланырга һәм безнең белән янәшә булган кешеләрне өйрәтергә, үзебезне якларга тиеш. Әгәр дә берәр нәрсә булса, моның тәртип булмау аркасында килеп чыгуын күрәбез. Роспотребнадзор тарафыннан кабул ителгән, дистанция, дезинфекция һәм башка чаралар кергән катгый кагыйдәләр бар. Һәм бернинди карантин да безне, бернинди чикләүләр дә, бу таләпләрне үтәмәсәк, коткармаячак. Шуңа күрә без үзебезнең муниципаль хакимияткә бик өметләнәбез», – дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса