Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Өйдә калыгыз» дөньякүләм акциясенә кушылды

Instagram социаль челтәре, кулланучыларын коронавирус таралуын булдырмау өчен, өйдә калырга өндәгән акцияне башлап җибәрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Өйдә калыгыз» бөтендөнья акциясенә кушылды. Аның Instagram социаль челтәр сторисындагы язмалары хәзер акциянең махсус стикеры белән беркетелә.

Instagram, "Өйдә калыгыз" стикерлары белән беркетелгән сторисларны “Дома” исемле бердәм тарихка туплый башлады. Ул тарихлар исемлегендә беренче.

Социаль челтәр шул рәвешле кулланучыларны өйдә калырга һәм Covid-19 яңа типтагы коронавирус таралу шартларында карантин чараларны үтәргә чакыра.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кыска вакытлы инфекция йоктырган татарстанлыларның гомуми саны 14 кә җиткән.

Инфекцияләнүнең барлык очраклары да читтән килүчеләрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса