Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: белгечләр безнең вакцина – иң уңышлы, дип раслый

Covid-19дан прививкаланучыларның Татарстанда бернинди тайпылышлар да юк.

Галимнәр һәм тикшеренүчеләр раслаганча, коронавирустан Россия вакцинасы бүгенге көндә эшләнгән барлык кешеләр арасында иң нәтиҗәле һәм уңышлы. Татарстанда коронавируска каршы вакцинация тайпылышларсыз уза. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV чакырылыш Чаллы шәһәр Советының бишенче утырышында хәбәр итте.

Белгечләр безнең вакцинаның иң уңышлы, иң нәтиҗәле булуын раслый. Мин рәсми рәвештә нинди дә булса тайпылышлар, вакциналаштырылган кешеләрнең проблемалары юк дип ышандыра алам. Безнең сәламәтлек саклау системасы эшендә мондый очракларны без әлегә күрмибез, дип ассызыклады ул.

Татарстанда «Спутник V»препараты белән Covid-19дан күпләп вакцинация уза. ТР Президенты республиканың 1,5 млн кешесенә вакцинация ясау бурычын куйды. Бүгенге көндә коронавирустан 48 мең 204 татарстанлы прививка ясаткан.

Казанда шәһәрнең барлык амбулаторияләрендә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясарга мөмкин. Шулай ук Covid-19дан «Мега» сәүдә үзәгендә вакцинация ясарга мөмкин.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/health/16-02-2021/minnihanov-spetsialisty-podtverzhdayut-chto-nasha-vaktsina-samaya-uspeshnaya-5806830

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса