Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рус теле һәм математика укытучыларының белемен тикшерәләр

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рус теле һәм математикадан 15 төбәк укытучыларының белемен тикшерәчәк, дип хәбәр итә Татар-информ ТАССка сылтама белән. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева журналистлар белән очрашуда бу гамәлнең кайда "ак таплар" булуын белү өчен кирәк, дип белдергән. 2017 елның апрелендә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге...

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рус теле һәм математикадан 15 төбәк укытучыларының белемен тикшерәчәк, дип хәбәр итә Татар-информ ТАССка сылтама белән.

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева журналистлар белән очрашуда бу гамәлнең кайда "ак таплар" булуын белү өчен кирәк, дип белдергән.
2017 елның апрелендә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Сергей Кравцов педагогик югары уку йортларын тәмамлаган укытучыларның 10 проценттан артыгы рус теле һәм математикада авырлык кичерүен билгеләп үткән.

"Мәгариф - консерватив өлкә, анда нәтиҗәне тиз генә билгеләп булмый", - дип өстәгән Васильева.

Аның сүзләренчә, белемне эволюция юлы белән генә үстереп була. "Бүгенге көндә беркем дә кискен борылышлар ясарга җыенмый, система моны кабул итмәячәк. Безнең системада иң мөһиме - ата-аналар, укытучылар бергәлегеннән, укучылардан, килгән тәкъдим һәм сорауларга министрлык тарафыннан җавап бирү оештырылган", - дип билгеләп үтә Васильева.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса