Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рус халкының көнкүреше

Авыл йорты күп гасырлар буена рус халкы өчен өй булып хезмәт итә. Язгы җылы көннәр башлану белән Татар мәдәният үзәге кунакларын Өй хуҗасы белән Марья-Краса мичле, матур итеп бизәгән рус өендә каршы алдылар.

Үз халкыңның тарихын, аның көнкүрешен һәм традицияләрен белергә кирәк, чөнки бу безнең тарихның бер өлеше, аны онытырга ярамый. Ә рус халкы һәм аның көнкүреше турында рус йортыннан да яхшырак нәрсә сөйли ала?

Авыл йорты күп гасырлар буена рус халкы өчен өй булып хезмәт итә. Язгы җылы көннәр башлану белән Татар мәдәният үзәге кунакларын Өй хуҗасы белән Марья-Краса мичле, матур итеп бизәгән рус өендә каршы алдылар. Интерактив театральләштерелгән программа балаларда да, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятты. Чөнки монда алар рус халкының көнкүреше, мәдәнияты, гореф-гадәте белән таныша алдылар. Бу халыкның төрледән-төрле уен-коралларының тарихларын тыңлап, үзләре аларда рус халык көйләрен уйнау, балаларга аеруча ошады.

Бәйрәм вакытында кунакларны хохлома үрнәкләре һәм кәрзин үрү ысулларын да күрсәттеләр. Бергәләп уйнаган “Йөзек” уены да чарада катнашучыларның күңелен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса