Руль артында хокук бозулар
Бөгелмә муниципаль районы Юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) комиссиясе хәбәр итүенчә, 7–13 октябрьдә килештерү судьялары дүрт ачык утырыш үткәргән.
аларда исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җавапка тартылган Артем Сергеевич Комлев, Михаил Әсхәт улы Байтимиров, Руслан Марс улы Шәйхетдинов һәм Константин Николаевич Малышев эшләре каралган. Тәртип бозучыларның һәркайсына 30 мең сум штраф салынган, алар 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Карарлар әле законлы көченә кермәгән.
Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа