Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов яңа президент срогына барырга әзер

Республика Президенты «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» җирле иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре белән аралашты.

Ул активистлар эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. Әңгәмәдә Миңнеханов көз көне узачак сайлауларда Татарстан президенты постына үз кандидатурасы тәкъдим ителү мөмкинлеген раслады. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте яза.

Активистлар белән очрашу Химиклар мәдәният йортында республика башкаласының социаль ярдәм штабында узды. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» вәкилләре үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр. “Мин ДоброТворец” социаль-иҗат хәрәкәте җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина “Музыкаль сәлам” акциясе турында хәбәр итте. Ул Татарстанның өлкән яшьтәге кешеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Г. Мотыйгуллина, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Республика Президенты вазифасына көзге сайлауларда катнашуын сорады. Рөстәм Нургалиевич активистларга яңа срокка әзер булуын белдерде.

– Хәрәкәтнең актив өлешенә зур рәхмәт, сезне беркем дә мәҗбүр итми – сез боларның барысын да чын күңелдән эшлисез. Ышанычыгыз өчен рәхмәт! Мин теләсә нинди чакыруга әзер, диде ул.

ТР Президенты татарстанлыларга адреслы ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген, ә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәтенең бу юнәлештә зур эш башкаруын әйтте. Республика җитәкчесе әйтүенчә, хәрәкәт әлеге өлкәнең барлык мөмкинлекләрен ачты, активистлар ярдәм процессына бик күп кешеләрне җәлеп итә. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!"ның тырышлыгы бизнесменнарны, иҗтимагый оешмаларны, гражданнарны һәм хакимиятне җирле халыкка ярдәм итү өчен туплауга юнәлтелгән. Хәрәкәткә 60 меңгә якын волонтер, хәйриячеләр, предприятиеләр җитәкчеләре, кече бизнес вәкилләре һәм башка татарстанлылар кушылды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса