Рөстәм Миңнеханов вакцинация буенча эшне көчәйтү турында белдерде
Рөстәм Миңнеханов 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга аерым игътибар бирде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны вакциналаштыру буенча эшне көчәйтү һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны катгыйландыру турында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга аерым игътибар бирде. Бүгенге көндә риск төркемендә булган кешеләр арасында вакцинация нибары 23 % тәшкил итә.
"Сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында барганда, без иң катгый чаралар күрәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia