Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Урманны саклыйк» чарасында 10 мең төп нарат утыртуда катнашачак

Татарстанда якын арада бер миллион үсенте утыртылачак.

25 сентябрьдә Арыш урманчылыгында (Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы янында) Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нарат үсентеләре утыртачак. Бу хакта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.

«2,5 гектар мәйданда барлыгы 10 мең нарат үсентесе утыртылачак. Шулай ук чарада Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә үстерелә торган үсемлекләрне (in vitro усак агачы клоннары), һәм „Урманнарны саклау“ төбәк проекты кысаларында сатып алынган урман культуралары һәм урман-янгын сүндерү техникасын тәкъдим итү планлаштырыла», — диде министр.

Равил Кузюров әйтүенчә, 26 сентябрьдә республиканың барлык муниципаль районнарында агач утырту оештырылачак. «Моның өчен Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан бер миллион нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, миләш һәм башка төр агачлар әзерләнде», — диде ул.

«Каеннар да утыртыла, әмма өстенлекне нарат белән чыршыга бирәбез, аларны катнаш утыртырга тырышабыз», — ди Татарстан урман хуҗалыгы министры.

Министр билгеләп үткәнчә, агач утырту буенча республикакүләм акцияләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле уздырыла. «10 ел эчендә акция кысаларында Татарстанда 6500 гектардан артык мәйданда 25 млн үсентеләр утыртылды, катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте», — диде Равил Кузюров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса