Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Роспотребнадзор чараларын үтәргә чакырды
Президент фикеренчә, көн саен авыручылар саны бераз йомшарырга сәбәп түгел.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә өндәде. Бу хакта "Татар-информ" МА, ТР Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.
Президент фикеренчә, көн саен авыручылар саны бераз йомшарырга сәбәп түгел.
Рөстәм Миңнеханов аңлатып үткәнчә, Татарстанда, Россия буенча күрсәткечләр белән чагыштырганда, үсеш темплары 0,3% тәшкил итә. Тик, шул ук вакытта, грипп белән авыручылар саны да бар.
«Үсеш темплары бездә әлегә 0,3%. Без Россиядә дә, округта да уңай урын алып торабыз, әмма бу безнең тынычлану өчен сәбәп түгел",— дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, республика башлыгы битлекләрне мәҗбүри йөртү, кулларны эшкәртү һәм гриппка каршы вакцинацияләү турында да искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа