Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады

Хөрмәтле Татарстан нефтьчеләре! Кадерле ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Безнең республика өчен Нефтьче көне аерым әһәмияткә ия, ә нефть сәнәгате тарихы хәзерге Татарстанның 100 еллык тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Зур нефтьне үзләштерү республиканың гына түгел, бөтен илнең сәнәгатен торгызуга һәм үстерүгә көчле импульс бирде.

ТАССРның 100 еллыгы һәм «Татнефть» компаниясенең 70 еллыгы елында тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Нәкъ менә алар, Татарстанның киләчәк уңышларына нигез салып, нефть тармагын фидакарь хезмәтләре белән булдырдылар.

Бүген Нефть сәнәгатеул заманча, югары технологияле, инновацион тармак, безнең республика һәм бөтен Россия икътисадының нигезе, гражданнарның иминлеге нигезе. Нефть-газ тармагын үстерү Татарстан нефтьчеләренә башка юнәлешләргә дә нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше кебек өлкәләргә зур акчалар кертергә мөмкинлек бирә. Татарстанның социаль өлкәсенә, республиканың шәһәр һәм районнарын төзекләндерүгә керткән өлешегез аерым игътибарга лаек.

Вакыт безнең алга яңа бурычлар, яңа таләпләр куя. Зур тәҗрибә, фәнни һәм технологик потенциал, югары профессиональлек Татарстан нефтьчеләренә барлык сынауларны уңышлы үтәргә һәм алардан тагын да көчлерәк, нәтиҗәлерәк һәм бердәмрәк булып чыгарга ярдәм итәр дип ышанам.

Намуслы хезмәтегез, туган республикабызны үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны, нык сәламәтлек, иминлек телим!

Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса