Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын анонслады.

Үз-үзен изоляцияләгән татарстанлыларны яклау өчен, республика мәдәният учреждениеләре онлайн режимында төрле чаралар оештыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын анонслады. Бу хакта ул үзенең Instagramында хәбәр итте.

«Театрлар һәм музейлар да онлайн. Өйдә күңелсез булмаячак", - дип язды республика җитәкчесе.

Татарстан артистлары онлайн-чаралар үткәрү инициативасын тәкъдим итте. Шулай итеп, алар бөтен дөнья буенча алар иҗатын яратучыларны  сөендерергә һәм карантиндагы республика халкына рухи яклап булышырга телиләр. Салават Фәтхетдинов онлайн-концертлар сериясен ачты. Бу онлайн-фатир ярты миллион тамашачыны җыйды.

Хәзер инициативаны республика музейлары һәм театрлары күтәреп алды. Шулай итеп, Качалов театры экскурсияләр һәм репетицияләр белән «Качаловский Online» проектын башлап җибәрде.

Афиша ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса