Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде

Борис Кузнецов 94 яшендә вафат булды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Борис Кириллович Татарстан Республикасы башкаласында 1925 елның 26 декабрендә туган. 1943 елның маенда ул фронтка китә, 791нче артиллерия полкының элемтә бүлеге командиры булып хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы вакытында фронт командованиесенең сугышчан биремнәрен үрнәк итеп куярлык дәрәҗәдә үтәгән һәм шул ук вакытта кылган батырлыклары өчен 1944 елның 22 февралендә сержант Борис Кузнецовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Борис Кузнецов гомеренең ахырына кадәр җәмгыять тормышында актив катнашты. Мәсәлән, соңгы ике елда Лаеш районында «Рыбе – быть! Балык булсын!» экоакциясе фронтовик катнашында узды.

Шулай ук ул, коронавирус пандемиясе чорында, өйдә калу үтенече белән өлкән яшьтәге татарстанлыларга видеомөрәҗәгать тә яздырды.

Моннан тыш, Лаеш районы һәм Лаеш шәһәренең Мактаулы гражданины , гаять олы яшьтә булуына карамастан, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча һәм көзге сайлаулар вакытында тавыш бирүдә дә катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X