Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов пандемия вакытында бизнесменнарга аерым игътибар бирү бурычын куйды

ТР Президенты эшмәкәрләр белән очрашуларның берсендә шәхсән катнашырга ниятли.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика бизнес вәкилләренә игътибар итәргә кушты, алар хәзер Covid-19 коронавирусының таралуы сәбәпле, яңа чикләү чаралары кертелүгә борчылалар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Республика Президенты тарафыннан катлаулы пандемия шартларында бизнес вәкилләрен игътибарсыз калдырмау бурычы куелды», – дип ассызыклады Галимова.

ТР Бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев хәзер, чикләү чаралары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен, эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән даими очрашып тора.

«Хәзерге вакытта оператив штаб кабул ителгән чараларны җитәрлек дәрәҗәдә бәяли һәм аларны киңәйтергә җыенмый», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Элегрәк, коронавирус пандемиясе башында, Рөстәм Миңнеханов атна саен ике-ике тапкыр онлайн режимында икътисадның төрле тармаклары вәкилләре белән очрашты. Якын арада республика җитәкчесе шундый очрашуларның берсендә шәхсән катнашырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса