Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларын дистанцион укытуга әзерлекне тикшерде

Татарстан мәктәпләрендә Яндекс һәм Саклык банкының онлайн-платформаларында уку-укыту тестлары башланды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 131 нче  Казан лицеенда булып, әлеге уку-укытуның барышы белән танышты. Мондый укыту системасы   республикада коронавирус таралуны булдырмау  өчен кертелә. Бу хакта «Татар-информ» МАна ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президент геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булды һәм укучыларны сәламләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, укытуның яңа форматына вакытлыча күчү беле бирүнең сыйфатында чагылырга тиеш түгел. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каникуллар тәмамлануга — 1 апрельгә кадәр системаны эшләргә кушты", - диде Галимова.

Бүген Татарстан мәктәпләрендә Яндекс һәм Саклык банкының онлайн-платформаларында уку-укыту тестлары башланды. Мондый укыту формасы берүк вакытта 100 укучы өчен онлайн-дәресләр алып барырга мөмкинлек бирә.

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, дистанцион формада мәктәп дәресләре 19 марттан 21 мартка кадәр оештырылачак. Укучылар өйрәнелгән материалны кабатлап, күнегү дәресләре үткәрәчәк. Укучыларның язгы каникуллары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса