Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларының хакимият өчен ни өчен мөһим булуын аңлатты.

ТР Президенты журналистларны Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, "Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары – республикада барган вакыйгаларны дөрес һәм объектив чагылдыра торган профессиональ структура”, – диде.
  

 «Хакимият өчен карарлар кабул иткәндә, кире элемтәгә керү бик мөһим. Кайчагында без нәрсәне дә булса исәпкә алмаганыбызны күрәбез. Матбугат – ул мәгълүмат бирү структурасы гына түгел, ә кире элемтә булдыра торган система да. Социаль челтәрләр күп булган заманча шартларда, ул гражданнарга мәгълүмат җиткерә ала торган профессиональ һәм объектив структура булырга тиеш», – дип билгеләп үтте илбашы.
  

 Татарстан Республикасы Матбугат көне «Нур» исеме астында татар телендәге газетаның беренче саны дөнья күргән тарихи көн хөрмәтенә 1998 елдан билгеләп үтелә башлады. Газетага нигез салучы, мөхәррир һәм нәшир – танылган мәгърифәтче, дин һәм дәүләт эшлеклесе Гатаулла Баязитов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса