Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Әлегә үз-үзеңне изоляцияләү режимын йомшартырга хакыбыз юк.

Татарстан Президенты шәхси саклану чараларын куллану кирәклеген искәртте.

Хәзерге вакытта Татарстанда яңа типтагы Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле гамәлдә булган үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар катнашында узган традицион киңәшмәдә шул турыда белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлбәттә, барлык чикләү чаралары халыкта соклану уятмый, әмма әлегә үз-үзебезне изоляцияләү режимын йомшартуга барырга безнең хокукыбыз юк - чирләүчеләр саны арта бара, моны аңларга кирәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта Татарстан Президенты республикада Covid-19 инфекциясе таралу белән хәл аерым контрольдә тора, диде. «Без көн саен яңа авыруларның күпме булуы, инфекциянең ничек таралуы, кемнәрнең авырулар белән элемтәгә керүе, бу проблеманы ничек бетерү буенча мониторинг алып барабыз», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ачыкланган зарарланучылар арасында симптомсыз кешеләр күп булуга аерым игътибар итте. Кагыйдә буларак, мондый инфекцияле кешеләр үзләре авырмый, әмма башка кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Моннан тыш, Татарстан Президенты барлык чикләү чараларын үтәргә генә түгел, һичшиксез, шәхси саклану чаралары - битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә, антисептиклардан файдаланырга кушты.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа типтагы Covid-19 коронавирус белән авыручылар саны 490 кешедән артып киткән.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса