Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: коронавируска каршы үзебезнең вакциналар үз нәтиҗәлелеген раслады

Татарстанлылар өчен үзләренең нәтиҗәлелеген раслаган коронавирустан ике ил вакцинасы бар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы шимбә киңәшмәсен үткәрде, анда республика халкын вакцинацияләү темасына тукталды. Бу хакта ИА "Татар-информ" яза.

Бүгенге көндә татарстанлылар өчен үзләренең нәтиҗәлелеген раслаган коронавирустан ике вакцина бар. Барлыгы Covid-19 дан 124 меңнән артык татарстанлы прививка ясаткан,аларның 50 меңе-60 яшьтән өлкәнрәкләр.

«Иң беренче чиратта бу категория белән эшне көчәйтергә кирәк, чөнки нәкъ менә өлкән буын кешеләр коронавирус инфекциясенә бик нык йогынты ясый. Кызганычка каршы, аларның чирләре күпкә авыррак уза», — диде республика Президенты.

ТРда барлыгы 153 прививка пункты эшли, шул исәптән 50 мобиль пункт. Рөстәм Миңнеханов төбәкләргә вакцинация һәм процедураны ничек һәм кайда узарга мөмкин булуы турында халыкка хәбәр итү буенча нәтиҗәле эш оештырырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса