Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Хатын-кызларга тотрыклы социаль гарантияләр булырга тиеш

Татарстан Президенты Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә булды.

Демографияне стимуллаштыру өчен хатын-кызлар тотрыклы социаль гарантияләргә ия булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге хезмәткәрләре белән очрашуда белдерде.

«Гаиләнең ышанычы булырга тиеш. Бигрәк тә хатын-кыз социаль яктан якланган булырга тиеш. Ул декретка киткәч, аның эш урыны сакланырга тиеш», - дип искәртте ул.

Россиядә һәм Татарстанда демография үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче күп кенә дәүләт ярдәме чаралары каралган. Аларны арттырырга кирәк, дип саный ул. Бу эштә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар ярдәм итәчәк.

Перинаталь үзәктә Рөстәм Миңнеханов өченче бала туган Муллахмәтовлар гаиләсен котлады. Алия Муллахмәтова - балалар бакчасы тәрбиячесе. Беренче ике баласын ул дүртенче бала тудыру йортында тапкан, әмма өченче йөклелек вакытында йөрәге белән проблемалар булуы ачыкланган. Аны Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгенә җибәрәләр. «Биредә барлык белгечләр дә бар. Әгәр минем белән яки бала белән берәр хәл булса, шунда ук ярдәм итәргә әзерләр», - дип сөйләде Алия журналистларга.

Кечкенә Раян 9 февральдә туган. Татарстан Президенты гаиләне бу мөһим вакыйга белән котлады һәм сабыйга һәм әнисенә сәламәтлек теләде.

Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәге - республикада өченче дәрәҗәдәге бердәнбер акушерлык стационары, ул 195 койкага исәпләнгән. Аның бүлекләрендә йөклелек патологиясенең авыр формаларын дәвалау, вакытыннан алда һәм катлаулы очракта бала таптыру, экстремаль түбән массалы булган яңа туган балаларны тәрбияләү, югары технологияле операцияләр үткәрү, медик-генетик консультация бирү үткәрелә.

Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта ана капиталы программасын киңәйтү турындагы законга кул куйды. 2020 елның гыйнварыннан ана капиталын беренче бала туу өчен алырга мөмкин. Ул 466,6 мең сум тәшкил итә. Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләү суммасы 616,6 мең сумга кадәр арттырылган, моннан тыш, ата-аналарның махсус гариза тапшырмыйча гына дәүләт сертификатын алу мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, Татарстанда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең үз чаралары кертелде. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә алынган балаларны да кертеп, дарулар сатып алу өчен өстәмә рәвештә субсидия һәм торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия бирелә.

Моннан тыш, 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда авыл җирендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны өстәмә стимуллаштыру чаралары кертелде. 25 яшькә кадәрге беренче бала туганда, аңа 50 мең сум түләнә, өченче һәм аннан соңгы бала туганда, 29 яшькә кадәрге ана 100 мең сум ала.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса