Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казан–Хельсинки авиарейсын кышын субсидияләргә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Финляндиянең эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты.

Казан–Хельсинки авиарейсы кышын ябылмасын, пассажирларга ел әйләнәсе хезмәт күрсәтсен өчен, Татарстан Республикасы субсидияләү схемасы хакында фикер алышырга әзер. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең эшлекле даирә вәкилләре белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.

«Хельсинки аша уза торган авиамаршрут бик тә популяр. Әмма ул кышын ябыла. Безгә нәрсәнедер хәл итү зарур, бәлки субсидияләү схемасын табарга кирәктер, ул бик тә мөһим. Бизнес алга барсын өчен туры элемтәләр кирәк һәм без бу мәсьәләне карарга әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул самолетта Хельсинки — Казан арасын 2 сәгатьтә очып үтәргә мөмкин икәнлеген искәртте. Россиянең башка шәһәрләренә исә Татарстан башкаласыннан 4-9 сәгать очарга кирәк. «Авиаэлемтә булса, бизнес һәм туризм да үсеш кичерәчәк», - диде Татарстан Президенты.

 

Рөстәм Миңнеханов бизнес вәкилләре  Россия базарына Татарстан аша чыгарга тәкъдим итте. «Кайбер сәясәтчеләрнең каршы килүенә дә карамастан, РФ җитәкчелеге Россияне башкаларга ачык дип белдерә. Россиядә үз бизнесларын җәелдерергә теләгән кешеләр әлеге проектларга курыкмыйча акча кертә ала. Бизнес алып баруны гарантияли торган барлык закон нормалары да бар», - дип ачыклык кертте республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда фин бизнесын җәелдерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә (махсус икътисади зоналар, өстенлекле үсеш территорияләре, технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары) бар. Бездә чит ил инвесторлары белән эшләүдә зур тәҗрибә тупланган», - диде Татарстан Президенты.

«Без фин компанияләренең республиканы Россиядә эшләү өчен старт мәйданчыгы сыйфатында сайлавына карата кызыксыну белдерәбез. Сезнең производстволарны республикада урнаштыру безнең өчен өстенлек булып тора», - дип искәртте ТР Президенты.

Казан, 4 декабрь, «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса