Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан волонтерларына бүләкләр тапшырды

Бүгенге көндә республикада 1,2 меңгә якын ирекле берләшмә эшли, аларга 62 мең 900 кеше керә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан волонтерлар активы белән очрашты, аларны Халыкара ирекле ярдәмчеләр көне белән котлады, эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.

«Бүген безнең ил өчен үзенчәлекле көн - Ирекле ярдәмчеләр көне һәм монда әлеге категориянең күренекле вәкилләре җыелды. Активистлар актив тормыш позициясенә ия һәм үз иленә, республикага һәм шәһәргә файдалы булырга тели. Көн саен алар тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын таба», - диде ул.

Бүгенге көндә республикада 1,2 меңгә якын ирекле берләшмә эшли, аларга 62 мең 900 кеше керә. «2020 елда пандемиянең бөтен чоры безнең өчен сынау булды һәм иреклеләр оешмалары үз үсешенең яңа этабын башлады. Волонтерлар эше безнең республика гражданнарына ярдәм күрсәтүне билгели. Волонтер көне истә калырлык бәйрәм булырга тиеш, чөнки волонтерлар һәрвакыт булды һәм хәзер хәрәкәт дәүләт дәрәҗәсенә чыкты», - диде Президент. 

РФ Президенты Владимир Путинның «„Без бергә“ Гомумроссия үзара ярдәм оешмасын оештыруга керткән ихлас ярдәме өчен» билгесен алучылар:

  • «Гомумроссия халык фронты яшьләре» хәрәкәте вәкилләре Дамир Нургалиев, Никита Вихерев, София Контемирова, Никита Яров;
  • «Волонтер медиклар» хәрәкәте активистлары Лилия Алимова, Аммар Хусейн;
  • «Чиста уеннар» проекты координаторы Максим Антонов;
  • Kazan volunteers хәрәкәте активисты Данис Сатдиков.

Шулай ук бүләккә «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге»нең махсус проектлар секторы җитәкчеләре Владлена Суслова һәм Мария Рязанова, «Иман нуры» мәчете мәхәлләсе - дини оешмасының хәйрия бүлеге җитәкчесе Регина Иванова лаек булды.

«Глобальләшү чорында кешеләрнең битараф булмавы һәм ярдәм итәргә әзер булуы, бу зур әйбер. Барлык волонтерларны да бәйрәм белән чын күңелдән котларга теләр идем. Без дә кайвакыт волонтерлар бит һәм файдалы булырга тырышабыз», - дип искәртте республика башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса