Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов фин татарлары белән очрашуда: Без һәрвакыт сезне үрнәк итеп куябыз

Бүгенге көндә Финляндиядә 950гә якын татар яши, күбесе — Хельсинкида.

Финляндия татарлары, башка илдә уңышлы җайлашып, үзеңнең милли гореф-гадәтләреңне һәм телеңне саклап калу мөмкинлегенең үрнәге булып торалар. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда хәбәр итте, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Беренче мәртәбә татарлар Финляндиягә XIX гасыр башында киләләр. «Исламия» беренче татар җәмгыяте Хельсинкида җирле татарлар төркеме тарафыннан 1925 елда ук оеша һәм бүгенге көнгә кадәр эшләп килә. Хәзерге вакытта Финляндиядә 950ләп татар яши. Күбесе башкалада.

 

Финляндиянең Ислам җәмгыятен Гүлтән Бәдретдин җитәкли. Ул җәмгыятьнең эшчәнлеге һәм татар телен саклап калу буенча гамәлгә ашырылучы чаралар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Финляндия татарлары тырышлыгы белән татар теле Европаның милли азчылыклары телләренең рәсми исемлегенә кертелде.

«Татарларның күбесе бүген Татарстаннан читтә яши. Эш сәфәрләре барышында без алар белән очрашабыз. Мин һәрвакыт сезне үрнәк итеп куям. Сезнең бабаларыгыз Финляндиягә бер гасырдан элек килгән. Еллар узса да, сез тамырларыгызны онытмыйсыз, тарихыгызны, туган телегезне кадерләп саклыйсыз. Мин чын күңелемнән сезгә рәхмәт әйтәм», - диде Татарстан Президенты.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов милли телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән татар җәмгыяте вәкилләренә бүләкләр тапшырды

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса