Рөстәм Миңнеханов: “Бүген эшкә керешкән һәр предприятие дезинфекция режимын катгый үтәргә тиеш”
Төп бурыч – хезмәт коллективларында авыру чыганакларын булдырмау.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмә узды, анда ТР Президенты хәбәр иткәнчә, эшкә керешкән һәр предприятие дезинфекция режимын һәм “Роспотребнадзор”ның барлык күрсәтмәләрен үтәү бурычын үз өстенә ала. Хакимият органнары да әлеге йөкләмәләрнең үтәлешен катгый күзәтергә тиеш.
“Әгәр кеше кибеткә битлексез керсә, перчатка кимәгән килеш кенә товар җыйса, димәк, кибет күрсәтмәне үтәми булып чыга. Әгәр предприятие эшкә тотынса, ул үз объекты, күрсәтелгән хезмәтләр өчен тулысынча үзе җавап тота. Безнең төп бурыч – хезмәт коллективларында авыру чыганакларын булдырмау. Бер коллективта 5 зарарлану очрагы – бу инде чыганакка әйләнә. Санитар табибларның күрсәтмәләрен төгәл һәм эзлекле үтәргә кирәк, башка юл юк”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирус таралуга бәйле вәзгыять тотрыкланды, әмма әлегә җиңеләймәде. “Әгәр элек кайткан-килгән кешеләрне контрольгә алсак, бүген читтән килүчеләр көненә 3-4 очрак кына, калган йогышлану очраклары коллективта, гаиләдә була. Эшне “Роспотребнадзор” тарафыннан кабул ителгән таләпләрне тулысынча үтәү нигезендә оештырырга кирәк. Мин барлык вазыйфаи затларны шәхсән кисәтәм – сезнең һәрберегез үз участогы өчен җаваплы”, – дип басым ясап әйтте ул.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа