Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә “Яшьләр заманы” акциясендә катнашучылар видеоролигында төште

Роликта Татарстан Президенты яшьләргә “Иң мөһиме – үзең булл” дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр заманы” яшьләр автобус туры республика акциясендә катнашучыларның видеоролигында төште. Яшь активистлар белән очрашу Бөгелмә Яшьләр сараенда узды.

12 август – Халыкара яшьләр көне. Без видеоролик әзерлибез һәм «Будь как» челленджын эшләтеп җибәрәбез, анда яшьләргә республикабызның уңышлы һәм кызыклы шәхесләреннән, шулай ук билгеле бер биеклеккә ирешүчеләрдән үрнәк алырга тәкъдим итәбез. Сезнең исә анда: “Иң мөһиме – үзең бул дип әйтүегезне теләр идек”, – дип мөрәҗәгать итте ТР Президентына Яшьләр заманы” автобус туры командасы җитәкчесе Кадрия Бугрова.

Рөстәм Миңнеханов, видеороликта төшеп, яшьләр тәкъдимен хуплады. 

Татарстанда 4 августта Яшьләр заманы” республика акциясе старт алды. Хәзерге вакытта ул республиканың җиде районында узды. 

Акция муниципаль берәмлекләрдә иҗтимагый тормышта катнашу һәм муниципалитетның яшьләр сәясәте өлкәсендәге маршрут картасы буенча фикер алышу өчен 1435 яшьлекләрне активлаштыруга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса