Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының яшь гаиләләре белән очрашты

«Президент» соципотекасы буенча беренче яшь гаилә торак алуга рәсмиләштерелде

Татарстанда беренче яшь гаилә яңа шартларда социаль ипотека программасы буенча торак алуга теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының яшь гаиләләре белән очрашуда хәбәр итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә караганда, очрашуда катнашучыларның берсе шулай ук программада катнашу планнары белән уртаклашты, мондый мөмкинлек өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. ТР Президенты бу программаның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә торак мәсьәләсе яшь гаиләләр өчен аеруча актуаль.

Элегрәк Татарстан Президенты ТР Хөкүмәтенә социаль ипотека программасының гамәлдә булуын Татарстанның барлык яшь гаиләләренә дә кагылырлык итеп киңәйтергә кушты, чөнки моңа кадәр әлеге хокуктан бары тик бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдалана иде.

Яшь гаиләләр фатирны 28,5 елга сатып ала алачак. Ике кешедән торган гаиләгә норматив – 42 кв.метр, 3 кешедән торган гаиләгә – 18әр кв. метр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса