Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә полиция хезмәткәрләренә яңа "Нива" ачкычларын тапшырды

Республика буенча полиция хезмәткәрләре барлыгы 88 яңа автомобиль алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә 88 яңа автомобиль ачкычы тапшырды. Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан яңа автомобильләр тапшыру тантанасы булды.

Шулай итеп, яңаУАЗ”лар ППС хезмәткәрләренә,Нива” полициянең участок уполномоченныйларына тапшырылды, әШкода”ларны ЮХИДИ инспекторлары алды. Бер «Нива» автомобиле Бөгелмә полициясенә тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә  яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Республикада тотрыклылык күбесенчә сезнең эшегезгә бәйле. Бүген Татарстан безнең илдә һәм күп күрсәткечләр буенча лидерларның берсе булып тора", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу ел, коронавирус ситуациясе аркасында, эчке Эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен катлаулы булды. Шуңа да карамастан, полицейскийлар куелган барлык бурычларны да үтәде.

"Безнең республиканың хокук саклау органнарының җайга салынган системасы ярдәмендә без ситуацияне саклап калуны дәвам итәбез", - дип өстәде ул.

ТР  Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, үз чиратында, эчке эшләр органнарының яхшы эшенә республика җитәкчелегенең ярдәме зур булуын билгеләп үтте.

"Республикабыз җитәкчелегенең безнең эштә матди-техник җиһазланышның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлавы бик яхшы. Мондый ярдәм нәтиҗәсендә безнең министрлык, безнең полиция иң яхшы шартларда эшли", - диде Хохорин.

Ул, катлаулы ел булуга карамастан, полиция хезмәткәрләре җинаятьчелек үсешенә юл куймады, дип өстәде. Фатир басу, талау,   урам җинаятьчелеге – бу җинаятьләр саны кими", – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

ТР Президенты Матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса