Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов антисептика чаралары белән тәэмин итүне шәхси контрольгә алды.

ТР Президенты дезинфекция чаралары җитештерүне арттыру буенча фикер алышу өчен «Аромат» АҖдә булды.

Казанда «Аромат» АҖ булганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Интернетта антисептика чаралары  һәм алар белән спекуляция ясауга, бәяләр артуга юл куярга ярамый, дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов дезинфекция чаралары җитештерү күләмнәрен арттыру буенча фикер алышу өчен «Аромат» АҖ предприятиесендә булды. Әлеге оешма антисептика чараларын гадәти тартмаларда да, шулай ук сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен зур тартмаларда да  җитештерә ала. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.

ТР Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара. Якын арада ул аны федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.

«Интернетта хәзер югары бәяләрдән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар үрчеде. Болай ярамый. Антисептикларны сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә сатуны тәэмин итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә Татарстанда республика җитәкчесе күрсәтмәсе белән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче система органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимы кертелде.

Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстанда коронавируска тикшерү өчен тагын өч лаборатория ачылачагын хәбәр иткән иде.

Владимир Васильев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса