Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Ту-154 самолетында һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклаша

«Бу барыбыз өчен дә зур трагедия, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без дә сезнең белән бергә тирән кайгыда». Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министрлыгының һәлакәткә очраган Ту-154 самолетында һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте. «Бу барыбыз өчен дә...

«Бу барыбыз өчен дә зур трагедия, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без дә сезнең белән бергә тирән кайгыда».

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министрлыгының һәлакәткә очраган Ту-154 самолетында һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.


«Бу барыбыз өчен дә зур трагедия, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу төзәтеп булмаслык хата. Без дә сезнең белән бергә тирән кайгыда».

Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты радарлардан якшәмбе иртәсендә, Сочидан кузгалып китеп 20 минуттан соң югала. Соңгы мәгълүматлар буенча, самолет бортында, журналистлар һәм Александров исемендәге җыр һәм бию ансамблен дә кертеп, 92 кеше булган. Артистлар хәрбиләрне бәйрәм белән котлау өчен "Хмеймим" авиабазасына бара торган булганнар.


Соңрак авиалайнер корпусы фрагментлары Кара диңгездә, Сочи ярыннан ерак түгел урыннан табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса