Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре башлыкларының илкүләм рейтингы дүртлегенә кергән
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Илкүләм рейтинг" проекты тарафыннан бастырылган 2016 елның март-апрель айлары өчен Россия башлыклары илкүләм рейтингы дүртлегенә кергән. Рейтингның беренче баскычын Кемерево өлкәсе башлыгы Аман Тулеев били, икенче урында - Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко, Мәскәү мэры Сергей Собянин - өченче. Рейтинны төзегән вакытта ачык чыганак материалларыннан һәм...
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Илкүләм рейтинг" проекты тарафыннан бастырылган 2016 елның март-апрель айлары өчен Россия башлыклары илкүләм рейтингы дүртлегенә кергән.
Рейтингның беренче баскычын Кемерево өлкәсе башлыгы Аман Тулеев били, икенче урында - Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко, Мәскәү мэры Сергей Собянин - өченче.
Рейтинны төзегән вакытта ачык чыганак материалларыннан һәм инсайдерлык мәгълүматларыннан файдаланганнар, әмма "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге белгечләре традиция буенча төбәк һәм федераль белгечләр фикеренә төп игътибарны биргән.
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа