Рөстәм Миңнеханов Россия Композиторлар берлеге рәисе белән очрашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Рәшит Кәлимуллин белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Рәшит Кәлимуллинның Россия Композиторлар берлеге рәисе урынына билгеләнүе 2015 елның 9 декабрендә билгеле булды.
Рөстәм Миңнеханов композиторның Татарстан мәдәниятен үстерүдәге олы казанышларын билгеләп үтте. Ул аны яңа вазифасы белән котлады һәм уңышлар теләде. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа