Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә пляж ачу тантанасында катнашты

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәр күлендәге туризм-ял итү зонасын ачу тантанасында катнашты. Әлмәт шәһәр пляжы бүген республикада, гомумән, илдә тиңе булмаган уникаль ял итү зонасына әйләнгән. Аны өч айда төзеп өлгерткәннәр. Пляжга Таиландтан 2,5 мең тонна кварцлы ком кайтарылган, рулонлы газон җәелгән, җәяүлеләр өчен 880 метрга сузылган юл...

 

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәр күлендәге туризм-ял итү зонасын ачу тантанасында катнашты.

Әлмәт шәһәр пляжы бүген республикада, гомумән, илдә тиңе булмаган уникаль ял итү зонасына әйләнгән. Аны өч айда төзеп өлгерткәннәр.

Пляжга Таиландтан 2,5 мең тонна кварцлы ком кайтарылган, рулонлы газон җәелгән, җәяүлеләр өчен 880 метрга сузылган юл җиһазланган. Вейк-паркта су трассасы озынлыгы 600 метр тәшкил итә, өйрәнүләр өчен торган трасса - 150 метр.

Әлмәт шәһәр пляжында ятаклар, яктылык диодлы таганнар, пляж волейболы өчен җайланмалар түләүсез, ә вейк-парк, скалодром, бауда шөгыльләнү паркы, ачык бассейн һәм катамараннарда йөрү түләүле булачак.

Татар информ.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса