Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ат ите корбанлыкка ярамавын әйтте

«Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән корбан чалырга яраган хайваннарны чалып күрсәтте. Алар арасында ат та, ишәк тә юк. Шуңа күрә без дә ат чалмыйбыз», — диде Рөстәм хәзрәт «Татар-информ» хәбәрчесе соравына.

 Корбанлык буларак ат чалынырга тиеш түгел. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк ревизион комиссия рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

«Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән корбан чалырга яраган хайваннарны чалып күрсәтте. Алар арасында ат та, ишәк тә юк. Шуңа күрә без дә ат чалмыйбыз», — диде Рөстәм хәзрәт «Татар-информ» хәбәрчесе соравына.

Аның сүзләренчә, Мөхәммәт пәйгамбәргә кадәр, куйдан гайре терлекне корбан чалу булмаган. «Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам Җәбраил фәрештә белән бөтен әйберләрне килештереп эшли торган булган. Корбан чалырга яраклы терлекләр исемлеге арткан. Пәйгамбәребез сыер, дөя, сарык, кәҗә, сыер кебек хайваннарны чалган», — диде.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин әйтүенчә, хезмәт өчен үстерелгән ат булса, аны ашарга ярамый. Ул ат ит өчен үстерелгән булса, хәләл чалынган ат итен ашарга ярый, тик ул корбанлыкка яраклы түгел. «Атның корбанга яраклылыгы турында шәригать китапларында мәгълүмат юк», — диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса