II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге шәһәр Советының 2015 елның
16 июнендә булып узган кырык алтынчы сессиясендә кабул ителгән 4 нче номерлы карар
Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 нчы маддәсенә, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре"
муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә һәм 2015 елның 22 маенда булып узган гаммәви тыңлаулар нәтиҗәләренә таянып, Бөгелмә шәһәр Советы карар бирде:
1. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. Физик һәм юридик затның мөрәҗәгате белән бәйле рәвештә, "Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең зоналаштырылган төзелеш картасы"на түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
- Бөгелмә шәһәре, Югары поселок районында мәйданы 16 233 квадрат метр булган КС зонасы өлешен (җир кишәрлегенең кадастр номеры
16:13:040721:1) Ж1 зонасы итеп үзгәртергә;
- Бөгелмә шәһәре, Александр Герцен урамында гомуми мәйданы 8 565 квадрат метр булган Ж1 зонасы өлешләрен (җир кишәрлекләренең кадастр номерлары 16:46:010106:1454, 16:46:010106:1432, 16:46:010106:1452) Ж2 зонасы итеп үзгәртергә.
2. Карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырырга һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының "Интернет" челтәрендәге рәсми порталына куярга.
6. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне үз өстемдә калдырам.
И.Б. БЕЛОВА,
Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары.