Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәсми хәбәр

II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының 2014 елның 12 маенда булып узган XXXVI сессиясендә кабул ителгән 2 нче карар Гаммәви тыңлауларны билгеләү турында Россия Федерациясе Шәһәр тө-зелеше кодексына, 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы...

II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының 2014 елның 12 маенда булып узган XXXVI сессиясендә кабул ителгән 2 нче карар
Гаммәви тыңлауларны билгеләү
турында
Россия Федерациясе Шәһәр тө-зелеше кодексына, 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы № 131-ФЗ Федераль Законына туры китереп, Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге Уставы һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә таянып, Бөгелмә шәһәр Советы КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Бө-гелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш ка-
гыйдәләренә, "Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы фәнни-тикшеренү эшләре кысаларында башкарылган үзгәрешләр кертү проектын (Кагыйдәләрнең текст өлешенә һәм "Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр төзелеше зонасын билге-ләү картасы" дигән № 1 нче кушымтага) тикшерү өчен гаммәви тыңлаулар уздыруны билгеләргә.
2. Гаммәви тыңлауларны 2014 елның 23 июлендә сәгать 10да түбәндәге адрес буенча Бөгелмә муниципаль районы муниципалитеты бинасында уздырырга: Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт (5 нче кат, зур утырышлар залы).
3. "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең җирдән файда-лану һәм төзелеш комиссиясенә - гаммәви тыңлауларны Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә туры китереп уздырырга.
4. Бөгелмә муниципаль районы "Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе" муниципаль унитар пред-приятиесенә гаммәви тыңлауларга
куела торган мәсьәләләргә кагылышлы экспозицияләр урнаштыруны, физик һәм юридик затлардан тәкъдимнәр, рекомендацияләр, заявкалар кабул итүне муниципалитет бинасында оештырырга тәкъдим итәргә. Адрес: Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт.
5. Карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының "Интернет" челтәрендәге рәсми порталына куярга.
6. Карарның үтәлешенә контрольлек итүне үз өстемдә калдырам.
И. БЕЛОВА,
Бөгелмә шәһәре мэры
урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса