Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәшит Мәрданов: “Кечкенәдән бирешмәскә өйрәттеләр”

Рухи байлыкка омтылучы әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәүче сәламәтлеге чикле төрле спорт ярышларында бик күп җиңүләргә ирешкән Рәшит Мирзаәкрәм улы Мәрданов бәхет һәм уңыш формулалары белән “Бөгелмә авазы” журналистлары белән уртаклашты.

Рәшит Мәрдәнов 1955 елның 20 ноябрендә Апас районының Аюкүдергән авылында Мирзаәкрәм белән Сәйдәҗиһан гаиләсендә туа. Тумыштан күрми. 19 яшендә Алабугага юл тота, 1983 елда Бөгелмәгә килеп төпләнә. Спорт белән шөгыльләнә. Бүгенгесе көндә лаеклы ялда.

 

– Хәерле көннәр, Рәшит әфәнде! Сүзне шулай башлыйк әле –тормышта нәрсә белән мавыгасыз?

– Мавыгам дип инде... Кешеләр белән аралашырга, китап укырга, догалар укып утырырга, шашка, шахмат, өстәл теннисы уйнарга яратам. Вакытым булганда, җиңел атлетика, йөзү белән шөгыльләнгәлим.

– Сез тумыштан күрмисез. Балачак, яшүсмер вакытларыгызда, гомумән, тормышыгызда бу халәтегез комачауладымы?

– Мин бит аяк-кулсыз түгел. Гап-гади авыл малае идем инде. Гаиләбез дә ишле иде. Зур гаиләдә эш тә күп була. Кечкенә чагымда абыйларым, дусларым белән урамда йөгерешеп уйный идек. Мин аларның тавышына бара идем. Аннан үсеп, эшкә ярый башлагач, идән юдык, су ташыдык, җир казыдык, үлән җыйдык, мал-туарга азык бирдек, кар көрәдек. Анда күз кирәкми бит – кул эшли. Иптәшләремә килгәндә, мине рәнҗетмәделәр. Бергәләп уйный идек, егет чакта кич тә чыккалый идек.

– Балачакта нинди уеннар уйный идегез?

– Чоркын, куыш, шашки, күз бәйләш, качышлы уйный идек. Качыш уйнаганда аларга бигрәк җиңел булган инде миннән качарга...

– Бүгенгесе көндә күрмәүчеләр өчен махсус мәктәпләр бар. Ә Сезнең вакытта ничек иде?

– Без үскәндә дә булган инде Лаешта күрмәүчеләр мәктәбе. Башта ул Свияжскида урнашкан. Миңа анда укырга насыйп булмады. Сәбәбен хәзер тәгаен гына әйтә алмыйм, әллә әти-әни кечкенә нарасыйларын ерак билгесезлеккә җибәрергә курыкканнар, әллә белмәгәннәр андый мәктәп булганын. Яшем җиткәч, абыйларым белән бергә беренче сыйныфка укырга озаттылар. Укытучы апаның йомшак тавышы белән дәрес аңлатканын хәзер дә хәтерлим әле. Әмма күрмәгәч, хәреф-саннарны өйрәнә алмадым. Шуңа тиздән мәктәпкә йөрүне туктаттык.   

– Авылдан китәргә нәрсә этәрде?

– Мин 19 яшьлек егет идем, күрмәүчеләр санын барларга Буа сукырлар бүлегенең җитәкчеләре килделәр. Сәвит башлыгы мине чакыртты. Ничек яшәвемне, нинди гаиләдә үсүемне сорашкач, миңа: “Син җиткән  егет булгансың. Гомер буе йорт тирәсендә генә йөрмәссең бит инде. Әйдә минем белән, мин сине эш белән тәэмин итәм. Торыр җир дә булыр. Чистай, Алабуга, Әлмәт шәһәрләрендәге оешмада бүгеннән хезмәткәрләр кирәк,” – диде. Мин кайсысында яшьләр күбрәк икәнлеген сораштым  да, Алабугага барырга ризалыгымны бирдем.  

– Алабуга Сезне ничек каршы алды?

– Теге абый сүзендә торды. Аның белән бергә баштан Казанга, аннан Алабугага самолетта очтык. Алабуга сукырлар бүлеге рәисе үзе каршы алды, оешманың директорына бергәләп кердек. Мин бер авыз рус сүзе белми идем. Директор русча сөйли, мин татарча. Председатель татар иде, ул тәрҗемәче булып утырды. Шулай җыючы-слесарь итеп билгеләделәр мине. Радиоалгычларга, трансформаторларга катушкалар урый идек. Чыбыкларын шомарткыч кәгазь – шкурка белән чистарта идек. Аннан күзле кешеләр эретеп ябыштыралар иде. Лимонад шешәләренә, банкаларга капкачлар да ясадык. Төрлесен башкардык инде. Аннары Әлмәт оешмасында да эшләдем. Барган һәр җирдә тулай торактан бүлмә бирәләр иде.

– Наилә апа белән кайда таныштыгыз?

Наиләмне миңа Алабуга бүләк итте. Бер кичне, эштән кайтканда, миңа бер кыз: “Иптәш кызымны бүлмәсенә хәтле озатып куй әле. Сез бит бер якка барасыз. Минем бүген барасы җирем бар,” – дип мөрәҗәгать итте. Мин берсүзсез ризалаштым. Кайтканда сөйләшә-сөйләшә кайттык. Шуннан соң без аерылмадык та дип әйтерлек. Эшкә бергә бара идек, бергә кайтабыз. Кичләрен шәһәр буйлап һава сулап йөрибез. Мин аның йомшак тавышына бер ишетүгә гашыйк булдым. Ул Әлмәт кызы булып чыкты. Әлмәткә юллама тәкъдим иткәч, бергәләшеп күчеп киттек. Анда Наиләм – әти-әниләрендә, мин тулай торакта тордык. Әти-әниләрдән фатыйха алып, өйләнештек. Кушылгач, әби-бабай янында берничә ел тордык. 1983 елда безнең кебекләр өчен Бөгелмәдә берничә өй салдылар. Безгә һәм тагын 30лап гаиләгә фатир тәкъдим иттелләр. Без, киңәштек тә, күченергә булдык. Бөгелмә шәһәре безгә Ләйсәнә кызыбызны бүләк итте. Наиләм белән күпме матур хисләр кичердек без монда.  

– Спорт Сезнең тормышка кайчан керде?

– Балачактан дип әйтим микән. Кечкенәдән шашка уйный идек. Абыйларга рәхмәт, алар өйрәтте. Авылда уйнаганда, барысын да ота идем. Ун-унбиш кеше чиратта тора иде клубта. Күп кеше уйный иде ул вакытта. Алабугага килгәч тә шәһәр күләмендә бәйге оештырдылар. Мин беренчелекне алдым. Клубта уйнаган вакытта шашка уйный белмәүче кешеләр дә уйнаганны карарга киләләр иде. Оешмада минем турыда: “Анда бер русча белмәүче авыл малае бөтен белгечләрне дә җиңеп бара,” – дип сөйләгәннәр. Кызык. Мин бит җиңәм дип уйнамадым. Алар арасында бик данлыклы шахматчы абзый да бар иде. “Энекәш, мин сине шахмат уйнарга өйрәтәм. Әмма син ота башлагач, без бер тапкыр да икәү уйнамыйбыз!” – дип кистереп әйтте, һәм сүзендә торды. Озак та үтмәде мин шахмат уйнарга өйрәндем. Аны берничә тапкыр җиңгәннән соң, торды да: “Булды. Җитте!” – диде Петя абзый. Без башка аның белән уйнамадык. Чаңгы ярышларына, көрәшкә йөри идек. Бер тапкыр хәтта Татарстан буенча күрмәүчеләр арасында көрәш буенча беренчелекне алып, Россия беренчелеге ярышларында да катнаштым. Анда җиңеп булмады инде. Өстәл теннисына Бөгелмәдә өйрәндек. Команда ярышларында беренче урыннарны еш ала идек яшьрәк вакытта.

– Күрмәгән килеш спорт авыр биреләме?

– Юк, авыр түгел. Күрсәң-күрмәсәң дә, гел күнегүләр ясап торырга кирәк, ярыш алдыннан – бигрәк тә. Гомумән, спорт – ул үз-үзең өстендә эшләү. Аннары ярышларда без барыбыз да тигез. Әгәр дә ярышта катнашучы берәр кешенең күзе бераз күрә икән, андыйларның күзләрен тасма белән бәйлиләр. Шулай “көчләр” тигезләшә.

– Сез спортның күп төрләрен үз иткәнсез. Иң яратканы кайсысы?

– Иң яратканын тәгаен генә әйтеп булмый инде аны. Һәрберсе якын. Шашканы, әйтүемчә, кечкенәдән уйнарга өйрәндем. Бәлкем шуңадыр да күпчелек җиңүләрем дә шул спорт төрендә. Татарстан Республикасының сукырлар һәм аз күрүчеләр арасында ел саен үткәрелә торган ярышларда спорт мастерлыгына кандидатлар арасында 4 тапкыр чемпион исеменә лаек булдым.

– Туган яктан, якыннарыгыздан читтә яшәү кыен булмадымы? Апас белән Бөгелмә арасы шактый гына ерак бит. Ул вакытта кәрәзле телефоннар да юк бит әле, элемтәдә торырга...

– Сагындырды инде. Сагынмаган кая! Башта яшьлек ыгы-зыгысы белән мавыгып үтте тормыш. Хәзер инде Бөгелмә дә миңа туган авылымдай якын. Әти-әниләр исән чакта кайтып килә идек хәлләрен белеп. Бер тапкыр, бугай, үзләре дә минем тормышны карап, күреп киттеләр.

Берсендә бөтенләй кызык булды. Мин Казанга шашка бәйгесенә барган идем. Наиләм белән Ләйсәнәмә берәр күчтәнәч алырга дип, “Кольцо”да урнашкан “Балалар дөньясы” кибетенә кердем. Анда өч катлы пыяла ишекләр. Бер мәлне: “Рәшит, улым, Рәшит,” – дигән тавыш ишетәм. Әти белән әни каршыма килеп басканнар. Аларның, әйберләр алып, чыгып барулары булган. Әй куаныштык шул вакытта. Аллаһы Тәгалә безне көтмәгәндә очраштырды бит пыяла ишек арасында.

– Наилә ханым белән икегезне куандырып, 2000 елны кызыгыз Ләйсәнә дөньяга аваз сала. Мәхәббәт җимешегез белән таныштырып үтегез әле.

– Ләйсәнә Бөгелмәгә килгәч туды ул. Бишенче мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач, Казан шәһәренә китте. Анда педагогия көллиятенә укырга керде. Хәзер тәмамлады, Казан мәктәпләренең берсендә балаларга белем бирә. Наиләм арабыздан киткәч, кызым әнисен соңгы юлга олылап озатты, мин хастаханәдә авырып калдым. Миңа терәк булды.

– Рәшит әфәнде, “бәхет формуласы” синең өчен нәрсәдә?

– Бәхет ул – иманлы, кешелекле, игелекле булу, сөйгәнең белән тигезлектә яшәү.

– Бөгелмәлеләргә нәрсә теләр идегез?

– Булган сәламәтлегегезне саклагыз, бер-берегезгә игелек кылыгыз, беркемгә дә үч тотмагыз, иманлы булыгыз. Шушы кыска гына гомерегезне исраф итмичә, кадерен белеп яшәгез.

– Рәшит әфәнде,  әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезнең һәр теләгегез чынга ашар дип өметләнеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса