Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Роза Ветров” – балалар иҗаты

10,11 февральдә Бөгелмәдә балалар һәм яшүсмерләрнең "Мәскәү - Бөгелмә транзит" ("Роза Ветров"-2017) дип атала торган традицион Бөтенроссия бәйгесе уза. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының 13 шәһәр-авылыннан килгән 19 яшькәчә булган 400ләп талантлы үсмер ике көн дәвамында бию, вокал, уен коралларында көй башкару буенча осталыкларын күрсәтәчәк. 10 февраль көнне Техника йортында 13...

10,11 февральдә Бөгелмәдә балалар һәм яшүсмерләрнең "Мәскәү - Бөгелмә транзит" ("Роза Ветров"-2017) дип атала торган традицион Бөтенроссия бәйгесе уза.

Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының 13 шәһәр-авылыннан килгән 19 яшькәчә булган 400ләп талантлы үсмер ике көн дәвамында бию, вокал, уен коралларында көй башкару буенча осталыкларын күрсәтәчәк.

10 февраль көнне Техника йортында 13 сәгатьтә фестивальне ачу тантанасыннан соң,13 сәгать 10 минуттан 17 сәгать 30 минутка кадәр - кече яшьтәге балалар, 18 сәгать 30 минуттан урта һәм олы яшьтәге балалар җырлый.

Шул ук көнне 13 сәгатьтә Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбендә уен коралларында көйләр башкару бәйгесе старт ала. Ул кичке сәгать 8гә кадәр дәвам итәчәк.

Бию ярышлары 11 февральдә Техника йортында сәгать 11дә башлана. Шул ук көнне 17 сәгатьтә фестивальне йомгаклау, бүләкләү тантанасы, гала-концерт узачак.

Бу бәйге-фестивальне теләгән һәр кеше тамаша кыла ала, керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса