Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Хәйруллин әсирлектән чыккан танышы турында сөйләде

Тумышы белән Минзәләдән булган Фәнис махсус операциягә табиб буларак киткән булган.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, социология фәннәре кандидаты, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Украинадагы махсус операция барышында әсирлеккә эләккән танышы турында сөйләде. «Татар-информ»га мәгълүм булганча, ул әсирләр алмашу процессында азат ителгән. 

«Фәнис абыйны мин яхшы беләм. Тумышы белән Минзәләдән булса да, Санкт-Петербургта яшәде. Казанга килгәндә безнең мәчеткә еш керде. Ул анда табиб буларак китте. Ул әсирлеккә эләккән иде. Аллаһка шөкер, кичә төнлә аны да чыгардылар. Хәзерге вакытта Мәскәүдә әле. Кайтыр дип көтәбез, өметләнәбез», – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса